news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР хәрби комиссары Казанда гражданнарны кабул итәчәк

Шуңа алдан язылу мөмкинлеге каралган

 (Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан хәрби комиссары – ТР чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Сергей Погодин иртәгә, 8 октябрь көнне сәгать 10нан 12гә кадәр, РФ Президентының ТРдагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итә.

Ул көнне хәрби комиссар гражданнар өчен хәрби хезмәткә чакырылыш кампанияләре, Татарстан егетләренең хезмәт итү урыннары, мундир киясе егетләрнең сәламәтлеге, тулаем җәмгыятьнең армия хезмәтенә мөнәсәбәте буенча консультация үткәрә. Шулай ук Татарстан хәрби комиссариатлары эшчәнлегенә бәйле күп кенә актуаль сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ТР буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

Шул рәвешле, Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин белән очрашуга Казан ш., Кремль урамы, 12/20 адресы буенча килергә, моның өчен алдан (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100