news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Хәрби комиссариатында егетләрнең әти–әниләре, ГМЧ вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне узды
Традиция буенча, чарага чакырылучылар өчен җыелма пункт буйлап экскурсия оештырдылар һәм көзге чакырылышның ничек узуы хакында сөйләделәр
Скопировать ссылку
(Казан, 23 октябрь, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген республика Хәрби комиссариаты җыелма пунктында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрнең әти–әниләре һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Ачык ишекләр көне узды.
Традиция буенча, чарага чакырылучылар өчен җыелма пункт буйлап экскурсия оештырдылар һәм көзге чакырылышның ничек узуы хакында сөйләделәр. Ватанны саклаучыларның сугышчан рухын күтәрү һәм аларның әти–әниләрен тынычландыру өчен барысы да эшләнде.
Кунаклар казармаларда, гыйбадәт бүлмәләрендә, тирда һәм башкаларда булды. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай ук медицина комиссиясе эшенең ничек узуы хакында сөйләделәр.
Искәртеп узабыз, татарстанлылар армиягә Крутовская урамындагы җыелма пункттан 2007 елдан бирле озатыла. Бу инде алтынчы чакырылыш.
Бу көздә 6 меңгә якын татарстанлы армиягә алыначак. Егетләрнең күпчелеге Коры җир, Стратегик билгеләнүдәге ракета гаскәрләрендә, төп һәм үзәк идарә частьләрендә, Эчке гаскәрләрдә хезмәт итәчәк.
“Татарстан егетләре Россиянең барлык төбәкләрендә хезмәт итәчәк. Әмма аларның күпчелеге Идел буе–Урал һәм Мәскәү хәрби округларына озатылачак”, – диде журналистларга ТР хәрби комиссары Сергей Погодин.
Республика хакимиятләре егетләрне район һәм шәһәр хакимиятләре шефлыкка алган хәрби частьләргә күпләп җибәрү турында килеште. Бүгенге көндә республика 50 хәрби часть белән эшне җайга салган.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга кәрәзле телефоннар һәм сумкалар бирүгә бәйле мәсьәлә дә хәл ителгән. “Республика Хөкүмәтенә әлеге уңайдан кайгыртучанлык күрсәткәне өчен зур рәхмәт”, – диде хәрби комиссар.
Көзге чакырылыш дәвамында җыелма пунктта көн саен 14.00 – 17.00 сәгатьләрдә армиягә алынучылар белән очрашу оештырылачак. Биредә буфет һәм кибет бар. Шунда ук мәгълүмат бирү бүлмәсе дә урнашкан.
ТР җыелма пунктында мәдәни ял да оештырыла: үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый, кинофильмнар күрсәтелә, Сугышчан дан музеена экскурсия үткәрелә.
Шунысын да искәртергә кирәк, ТР Хәрби комиссариатының җыелма пункты илдә иң яхшысы дип табылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2