news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәтенең 2009 елда сыйфат өчен премияләре лауреатлары мәгълүм булды

Бүген “Корстон”да аларны бүләкләү тантанасы үтте

Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Корстон”да ТР Хөкүмәтенең 2009 елда сыйфат өчен премияләре лауреатлары һәм дипломантлары бүләкләнде.

Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләренә дәгъва итүчеләр арасындагы конкурсның быел бишенче тапкыр уздырылуы. Әлеге традицион республика бәйгесе 2003 елда гамәлгә куелган иде. Аның төп бурычы- алга таба үсү өчен предприятие-оешма җитәкчеләре һәм белгечләренә уңышларны, ялгышларны бәяләү инструментларын бирү. Республика Хөкүмәте премиясенең критерийлары сыйфат буенча Ауропа, БДБ илләре, РФ премияләрен исәпкә алып эшләнгән. Шушы 5 ел эчендә бу бәйгедә республиканың 278 оешма-предприятиесе катнашкан, шуларның 47 се анда ике тапкыр, 20 се өчәр тапкыр үзен сынаган. Республика Хөкүмәте премиясе конкурсында үзләрен яхшы яктан күрсәткән предприятиеләр сыйфат өлкәсендә халыкара һәм илкүләм конкурсларда да җиңү яулауга ирешкән. “Түбән Кама нефтехим”, “КАМАЗ”ААҖ, “Термостепс”,“Бетар” җәмгыятьләре шундыйлардан.

ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү Советы рәисе, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров белдергәнчә, быелгы конкурс узганнарыннан аерымалы буларак, кече һәм урта бизнес вәкилләренең зур активлык күрсәтүе ягыннан кызыклы. Катнашучылар арасында аларның өлеше 70 процентка кадәр җиткән. Шулай ук быел конкурсантлар арасында хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшләүче предприятие-оешмалар санының да 2 тапкырга артуы күзгә ташлана. Бу структур үзгәрешләр сыйфат бәйгесенең абруе артуын, ә катнашучыларның милек формасына, эшчәнлек өлкәсенә бәйсез рәвештә тотрыклы үсешен раслый.

Шулай итеп, 2009 елгы сыйфат премиясе бәйгесендә Татарстанның 12 шәһәре һәм районыннан 250 дән артык предприятие-оешмасы катнашкан. Аларның дүртесе продукция һәм хезмәтләрнең сыйфатын, куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге югары эш нәтиҗәләре өчен быелгы премия лауреатлары дип игълан ителде. Алар – “Таттелеком” ААҖ, “Чаллы-Бройлер”ҖЧҖ, “Казан Гипронииавиапром” ЯАҖ (250 дән артык кеше эшләүче предприятие-оешмалар категориясендә) һәм Чаллының “Тиссан” җәмгыяте (хезмәткәрләре саны 250 дән артмаган предприятиеләр категориясендә). Сыйфат буенча быелгы республика конкурсының дипломантлары дип “ТАИФ-НК”ААҖ (Түбән Кама), “Татинвестгражданпроект” ДУП,“Камгэсэнергострой” ААҖ, “Челныводоканал” ЯАҖ, “Татнефть”нең автоматлаштырылган мәгълүмат системаларын эксплуатацияләү буенча “ТатАИСнефть” идарәсе (Әлмәт), Казанның “Нефть химиясе буенча фәнни-тикшеренү институты” ААҖ, “Чаллы”балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, “Казан шәһәре муниципаль заказ дирекциясе” , “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе табылды. Аларның барысына да ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү Советы рәисе, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров дипломнар һәм истәлек билгеләрен тапшырды.

Ә “Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге”, “Авыл җирендә торак-коммуналь хуҗалыгы республика җитештерү берләшмәсе”, “КазТИСИз” ААҖ, клиник лаборатория тикшеренүләре уздыручы “Ситилаб” ҖЧҖ сыйфат өлкәсендәге уңышлары өчен ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләрен бирү Советы грамоталары белән бүләкләнде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100