Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Хөкүмәтендә Татарстанның Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлек перспективаларын үстерү турында фикерләштеләр
Делегацияне Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы урынбасары Хөсәен Бехбуди җитәкли
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы урынбасары Хөсәен Бехбуди җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
Илдар Халиков бүгенге очрашуны шушы республикаларның уңышлы һәм озак вакытлы хезмәттәшлеге өчен яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Иран – Татарстан өчен күптәнге партнер. 2013 елда ТР белән Иран Ислам Республикасы арасындагы ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 8,7 млн доллар тәшкил иткән, бүген төрле өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциал бар.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан көчле сәнәгать производствосына, имин инвестицион климатка һәм югары фәнни потенциалга ия булган төбәк буларак, Иран партнерлары белән төрле яклы диалогны үстерү өчен реаль мөмкинлекләргә ия, шул исәптән инновацион технологияләр, уртак производстволарны гамәлгә куюда. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм хәләл продукция җитештерүдә.
Махсус икътисади зоналар һәм технопарклар эшчәнлеге мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашу, ТР белән Иран арасында кооперацион элемтәләрне үстерүнең перспектив юнәлешләренең берсе булып тора. Бигрәк тә “Алабуга” МИЗ һәм “Иннополис”, “КИП Мастер” технопаркы, IT-парк, “Химград” технополисы мәйданчыкларында уртак производстволар ачу өчен потенциаль инвесторлар җәлеп итүгә аерым игътибар таләп итә.
Хөсәен Бехбуди әфәнде Татарстанның инноавацион проектлары белән кызыксынды һәм ТР белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү теләген белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алнды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз