news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хөкүмәтендә калдыкларны чыгару буенча тарифларны яңадан исәпләү мәсьәләсе тикшерелә

«Бу тема ТР Президентының шәхси контролендә», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

ТР Хөкүмәтендә калдыкларны чыгару буенча тарифларны яңадан исәпләү мәсьәләсе тикшерелә
архив

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Хөкүмәтендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча тарифларны яңадан исәпләү турындагы мәсьәләне карыйлар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Чүп» реформасы быелның 1 гыйнварында ук үз көченә керсә дә, әлеге өлкәдәге бәяләр сәясәтен март аенда тәүге түләү кәгазьләрен кулга алгач кына аңладык. Бу системада кайбер нәрсәләрне җайга салырга кирәклеге көн кебек ачык», - диде Галимова.

«Бу тема ТР Президентының шәхси контролендә», - дип өстәде ул.

Реформа үз көченә керү белән республиканың бюджет оешмалары, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бәяләрнең артуын теркәде. Шул ук вакытта, аларның бюджетлары иске тарифларны исәпкә алып формалаштырылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot