news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте йортында табигый байлыкларны максатчан файдалану турында сөйләштеләр

Утырышны Россия Федерациясе экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Денис Храмов уздырды.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында табигатьтән максатчан файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

  • Утырышны Россия Федерациясе экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Денис Храмов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы экология министры Александр Шадриков, экология мәсьәләләре буенча җавап бирүче республика һәм федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Рөстәм Нигъмәтуллин. үз чыгышында Татарстанда уздырыла торган табигать саклау чараларының әһәмиятен әйтеп узды. Болар – "Чөгәнең уылдык чәчү урыны" дәүләт табигый зоологик заказнигын һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләре каршындагы иҗтимагый инспекторлар институтын булдыру, АЗСларны мотор ягулыгы парларын тотып калу һәм югалтуларсыз файдалану системалары белән тәэмин итү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү.

"Язгы ташу вакытында торак пунктларын су басудан саклау өчен 6 елга үзәге ләмнән чистартылды. Моның өчен 64 млн сум акча бүлеп бирелде, икътисади нәтиҗәсе 1 млрд сумнан артык тәшкил итте, ләкин төп нәтиҗәсе ярты миллион татарстанлы өчен куркынычсыз яшәеш шартларын арттыру булды", – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.

Киңәшмә барышында шулай ук республикада су хуҗалыгы комплексын үстерү һәм калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын күзәтеп торуның сыйфаты һәм судагы биологик ресурсларның кыйммәтле төрләрен саклау мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100