Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә сыер фермаларын капиталь төзекләндерү һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы үтәлеше турында сүз булды
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов бу мәсьәләдә ачыклык кертте
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Татарстанда сыер фермаларын капиталь төзекләндерү һәм силос-сенаж траншеялары төзү программасы буенча эш барышы белән бүген ТР Министрлар Кабинетында барган республика киңәшмәсендәге ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов ачыклык кертте.
Аның сүзләренчә, план буенча 100әр башка исәпләнгән 104 сыер абзарын капиталь төзекләндерү каралган, шуларның 67сендә (64 процентында) һәм 200әр башка исәпләнгән 174 объектның 132сендә (76 процентында) эш башланган. Силос-сенаж траншеялары төзү планында 154 объект төзү каралган, шуларның 98ендә (64 процентында) эш бара.
ТР Президентының матбугат хезмәте шундый белешмә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз