news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте Рәисе И.Халиков Саба районында "Шоколад" бакчасын ачты,спорт объектында булды, район активы белән очрашты

Сабалыларның сөт җитештерү буенча алдынгы позицияләргә чыгу мөмкинлеге бар, дип саный Премьер-министр

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүген Байлар Сабасында истәлекле вакыйга булды: район үзәгендә ТР  Премьер-министры Илдар Халиков катнашында яңа балалар бакчасы ачылды.  “Шоколад”  - барысы 120 балага исәпләнгән һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә булган ихтыяҗны хәл итәчәк бакчага шундый бик үзенчәлекле исем бирелгән. Бакчаның булачак хуҗалары – нәниләр республика Хөкүмәте рәисе Илдар Халиковны, Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановны һәм башка кунакларны шатланып  каршы алды. “Хөрмәтле балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр! Сезне Президент, Хөкүмәт, үзем исеменнән бакчалы булуыгыз белән котлыйм,– диде Илдар Халиков.– Бу көннәрдә сездә генә түгел, республика буенча 56 яңа балалар бакчасы ачыла. Сезнең бакча да бик яхшы сыйфат белән төзелгән, бик кызыклы исем дә тапкансыз. “Шоколад” барыгыз өчен тәмле, яраткан урыныгыз булсын!” - дип теләде ул.

Премьер-министр бакча төзелешендә нәтиҗәле эшләгән эшчеләргә Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды. Төзелешне алып барган “Ак таш” җәмгыяте җитәкчесе Газинур Әхмәтовтан бинаның символик ачкычын кабул итеп алган бакча мөдире Фирая Исмәгыйлева рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Аннары кунаклар бакчаның заманча җиһазланышы белән таныштылар. Аеруча 3D спорт комплексы һәм тренажерлар белән җиһазланган бүлмәләр кызыксыну уятты. Гомуми мәйданы 1790 квадрат метр тәшкил иткән балалар бакчасында өстәмә белем бирү хезмәте күрсәтеләчәк, чит телләр укытылачак, компьютер, иҗат бүлмәләрендә интеллектуаль һәм музыкаль мөмкинлекләр үстереләчәк, сәламәтләндерү гимнастикасы тәкъдим ителәчәк. Шушы балалар бакчасы төзелешенә исә 74 миллион сум акча тотылган.

Илдар Халиков районда татар халкының милли бәйрәме үткәрелә торган Бөрә буенда төзелгән “Сабантуй” стендка ату һәм спортинг комплексын күздән кичерде. Стендка ату буенча Россия чемпионы Василий Мосин биредә кунакларга, барлык тәлинкәләрне бер атуда чәлпәрәмә китереп, үзенең профессиональ осталыгын күрсәтте, комплексның мөмкинлекләре белән таныштырды. Комплекс стендка ату буенча Россия, дөнья чемпионатлары үткәрерлек техник чаралар белән тәэмин ителгән. Татарстан Республикасының стендка ату буенча федерациясе президенты Сергей Демин район башлыгы Рәис Миңнехановка шундый комплекс төзүгә күрсәткән булышлыгы өчен  истәлекле бүләк тапшырды.

Соңыннан Илдар Халиков мәдәният йортында Саба муниципаль районы активы белән очрашты. “Районда үзгәрешләр бик күп, төзелешләр генә түгел, ә халыкның да психологиясе үзгәрә. Гомумән, катлаулы, икътисадый вәзгыятькә карамастан, республикада, шулай ук Сабада барлык предприятиеләр тотрыклы эшли, дип билгеләде Илдар Халиков. Премьер сүзләренчә, Татарстанда агар тармакка җитди игътибар бирелә, бу исә авылның тормыш рәвешен, традицияләребезне саклау дигән сүз. “2013 елда авыл хуҗалыгына 17 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде, яңа программалар барлыкка килә. Бүген Татарстан илдә сөт җитештерү буенча беренче, ит һәм бәрәңге җитештерү буенча икенче урынны били, Саба районы исә агросәнәгать комплексында лидер булып санала, Миңа Рәис Нургали улының, сөт җитештерүдә республикада хәзергә 3нче урынны алып торабыз, дип “хәзергә” сүзенә басым ясап сөйләве ошады. Димәк, иң алдынгы позициягә чыгарга да потенциал бар", – дип игътибарны юнәлтте  ТР Хөкүмәте башлыгы.

Илдар Халиков бүген авыл хезмәтчәннәренең игътибары катлаулы һава торышы шартларында үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алуга юнәлдерелгән булырга тиешелегенә басым ясады, дип "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итә районның "Саба таңнары" газетасы редакциясе.  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100