Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Хөкүмәте порталында ачылган «Кайнар линия»гә ике атна эшләү дәверендә эшмәкәрләрдән 29 мөрәҗәгать алынган
ТР Хөкүмәте порталында ачылган «Кайнар линия»гә ике атна эшләү дәверендә эшмәкәрләрдән 29 мөрәҗәгать алынган
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Моннан 2 атна элек ТР Хөкүмәте порталында Татарстан эшмәкәрләре өчен «Кайнар линия» эшли башлаган иде. Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министрының эшмәкәрлек буенча киңәшчесе Лена Хәмзина, Министрлар Кабинеты Аппаратының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Александр Юртаев һәм Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева аның беренче нәтиҗәләрен игълан итте.
«Электрон Хөкүмәт» проектының состав өлеше булган бу «Кайнар линия» Россия төбәкләре арасында эшмәкәрләр өчен каралган беренче проект. Аның максаты – эшмәкәрләрне борчыган проблемаларны барлау, аларның дәүләт һәм муниципаль хакимиятләргә булган дәгъваларын тыңлау.
Шушы ике атна вакыт эчендә, интернет аша бизнес вәкилләреннән 29 мөрәҗәгать алынган. Иң зур активлыкны Әлмәт эшмәкәрләре күрсәткән. Алардан 2 атна эчендә 16 мөрәҗәгать килгән (Казаннан – 6, Лениногорск, Буа, Бөгелмәдән – 1 әр). Иң күп дәгъвалар база кереме коэффициентын нигезсез арттырган, башка юллар белән эшмәкәрләргә аяк чалган муниципаль хакимиятләргә, салым инспекциясенә, «Татэнерго» ААҖ, юл буе реклама такталарын килештерү вакытын сузган ЮХИДИ идарәсенә, Ростехнадзорга кагыла. Шулай ук күчемсез милек сату, рәсмиләштерү белән бәйле проблемалар да бәян ителгән. Дәгъваларның өчтән бер өлеше аноним характерда. «Аноним дәгъвалар да игътибарсыз калмый. Без аларны анализлап, җавап бирәбез. Әмма нәтиҗәлелек өчен мөрәҗәгатьләр адреслы булырга тиеш», – ди Премьер-министр киңәшчесе Лена Хәмзина. Аның сүзләренә караганда, бу эшнең инде беренче нәтиҗәләре бар. Буадан база кереме коэффициентын 0,7 гә күтәрүгә канәгатьсезлек белдергән аноним мөрәҗәгать иясенә аңлату үткәрелгәннән соң, ул күләгәдән чыккан. Нәтиҗәдә, Буа районы хакимияте белән үткәрелгән сөйләшүләрдән соң, база кереме коэффициентын киметүгә ирешкәннәр.
«Безнең бурыч – сорауларны анализлау белән генә чикләнми, аларның җаваплы структураларга җибәрелүен һәм бу мәрәҗәгатьләрнең каралып, аларга җавап бирелүен дә контрольдә тотарга кирәк», – ди ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы генераль директоры Гөлнара Сергеева.
Эшмәкәрләр өчен эшләүче «Кайнар линия» Премьер-министрның шәхси контроленә алынган. Ул дәгъвалар гына түгел, ә эшлекле тәкъдимнәр туплау өчен дә хезмәт итә. Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаганнар эшмәкәрләр өчен каралган бердәм 071 номерына шалтыратып та үзенең мөрәҗәтьләрен ирештерә ала. Аны кабул иткән оператор мөрәҗәгатьләрне шунда ук Хөкүмәт порталына урнаштыра. Ә инде интернетка чыгу мөмкинлеге булганнар http://071.tatar.ru/ сайтына кереп, шунда күрсәтелгән үрнәктә сорауларын юллый ала. Сораулар, мөрәҗәгатьләр көн саен тәүлек дәвамына кабул ителә. Мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Александр Юртаев хәбәр иткәнчә, еш бирелә торган сораулар һәм аларга җаваплар дәүләт-бизнес мәгълүмат порталына урнаштырыла.
Эшмәкәрләрне «Кайнар линия» хакында мәгълүматлы итү өчен, бу атнада республика телевизион каналларына реклама роликлары да урнаштырылачак. «Кайнар линия»нең нәтиҗәлелеге хакында журналистларга һәр ай саен мәгълүмат биреп барырга вәгъдә иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз