news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хөкүмәте Кубогына балалар арасында картинг ярышлары старт алды

Кубок Халыкара балаларны яклау көненә багышланган

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген “Форсаж” картинг-үзәгендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына балалар арасында картинг ярышлары старт алды. Башкалага бөтен республикадан иң яхшы узышчылар килде, ярышларда 9 яшьтән алып 16 яшькәчә 120 бала катнаша.
Ярышларны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты. Хөкүмәт башлыгы сәламләү сүзендә: “Җәйнең беренче көнендә - Халыкара балаларны яклау көнендә бу ярышларның ачылуы символ булып тора. Бу көн очраклы гына уйлап чыгарылмаган, ә олылар тирә-юньдә ярдәмгә мохтаҗ күпме малайлар һәм кызлар булуын күрсен өчен дә билгеләп үтелә. Бигрәк тә ятим балалар һәм инвалидлар кайгыртуга мохтаҗ. Бүген, башка вакыттагы кебек аларның язмышына битараф булмаган меценатлар һәм иганәчеләр килә. Татарстанда мәдәни һәм спорт чаралары күп уздырыла, ә иң мөһиме – бәйрәм кәефе булдыру һәм дәүләт турәләре белән бизнесменнарның балаларга изгелек кылу өчен бу көнне түземсезлек белән көтүе”.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, республикада мондый картинг – үзәк булу искиткеч. “Бүген биредә 120 спортчы, әмма алар бөтен Татарстан буенча меңләгән”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул шулай ук ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнехановны туган көне белән котлады һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
9

news_right_1
news_right_2
news_bot