Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Хөкүмәте коммуналь ресурсларны урлауга каршы көрәшне көчәйтә
Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы республика киңәшмәсендә белдерелде
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Гомумйорт ихтыяҗлары буенча торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләрнең артуына бәйле халыкның канәгатьсезлеге намуссыз торак хуҗалары һәм идарә компанияләрнең җавапсызлыгы белән бәйле. Бу хакта бүген респубика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков белдерде.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.
Гомумйорт ихтыяҗлары буенча түләүләр системасындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Президент аппараты һәм республика Хөкүмәтенә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр килә, дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Ул гомумйорт ихтыяҗлары буенча түләүләр системасындагы үзгәрешләр коммуналь ресурслар өчен түләүләрне арттыруын, ләкин энергия белән тәэмин итә торган компанияләрнең кеременә тәэсир итмәгәнлеген әйтте.
Һәрбер очрак, мөрәҗәгать, һәрбер җитди тайпылыш йорт хуҗалары белән бергә индивидуаль тәртиптә каралырга тиеш, дип саный ТР Премьер-министры. Кайсы подъезда, кайсы фатирда электр утын урлауларын, кайсы идән астында су агуын ачыкларга кирәк, дип ассызыклады ул. "Мин район башлыкларын бу мәьәләгә кушылуларын сорыйм. Моны көн саен эшләргә кирәк. Күрше подъезда яки фатирда электр энергияен, суны яки башка ресурсларны урлаган кешеләр өчен намуслы гражданнар түләргә тиеш булып чыга", - диде ТР Премьер-министры.
Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта ТР Административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр әзерләнүен һәм тәртип бозучыларга карата чаралар күреләчәген билгеләде. ТР Президенты бу мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл уздырырга тәкъдим итте.
Республика башлыгы мәсьләне чишү юлларының берсе буларак, энергия белән тәэмин итүче компанияләр һәм кулланучылар арасында турыдан-туры килешүләргә ирешү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз