Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Хөкүмәте җитәкчелеген саклаганда һәлак булган милиция офицерлары истәлегенә - чемпионат
Аңа иртәгә Аккош күле янында старт бирелә
(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). 3-5 февраль көннәрендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кышкы хезмәти ике төр ярыш һәм чаңгыда узыш буенча традицион шәхси-команда чемпионаты үткәрелә.
ТР Хөкүмәте җитәкчелеге куркынычсызлыгын тәэмин иткән вакытта хезмәт бурычын үтәгәндә 1997 елның 11 декабренда һәлак булган ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының юлларда хәрәкәт иминлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) юлларда патруль хезмәте полкы офицерлары – полк штабы башлыгы милиция подполковнигы Илдар Хәбибуллин һәм полкның өлкән инспекторы милиция лейтенанты Андрей Ремиженко истәлегенә багышланган чемпионат иртәгә 10.00 сәгатьтә Аккош күле янындагы “Динамо” физкультура-спорт җәмгыятенең чаңгы базасында тантаналы төстә парад рәвешендә ачыла, чаңгы ярышлары уздырыла. 4 февральда исә Макаров пистолетыннан ату күнегүләре була, 5ендә катнаш эстафета үткәрелә һәм чемпионатның тантаналы ябылыш чарасы оештырыла.
Республиканың ЮХИДИ идарәсеннән алынган әлеге мәгълүматта әйтелгәнчә, фестивальда министрлыкның районнардагы подразделениеләреннән барлыгы 60 команда катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз