news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте грантына ия 95 кешедән торган исемлек төзелгән

Хәзерге вакытта КДФИИда грант алучы 26 кеше дәрес алырга кереште

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Икътисад министрлыгында 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын тапшыру буенча кандидатларны сайлау буенча конкурс комиссиясе эшенә нәтиҗә ясалды.
Утырышны ТР икътисад министры Марат Сафиуллин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Алевтина Кудрявцева, ТР мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко, ТР предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясенең генераль директоры урынбасары Игорь Рассман һ.б. катнашты.
Утырышта катнашучылар 2009 елда Татарстан Хөкүмәте грантларын тапшыру буенча кандидатларны сайлап алу конкурсы комиссиясе эшенә нәтиҗә ясадылар. ТР Икътисад министрлыгының сайлап алу конкурсы нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте грантына ия 95 кешедән торган исемлек төзелде. Агымдагы елның сентябрендә исемлек республика комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды һәм килешүләр төзү өчен ТР мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелде. Исемлек ТР Икътисад министрлыгы сайтының “Кадрлар сәясәте” бүлегендә дөнья күрде.
Хәзерге вакытта КДФИИда грант алучы 26 кеше дәрес алырга кереште. Ноябрьдә 12 кеше Германиягә укырга китәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100