news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Хөкүмәте белән Горький тимер юлы арасында ике документ имзаланды
Аның берсе 2010 елда Татарстан территориясендә шәһәр яны поездларында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру хакындагы килешү
Скопировать ссылку
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). ТР Хөкүмәте белән Горький тимер юлы арасында ике документка кул куелды. Аның берсе 2010 елда Татарстан территориясендә шәһәр яны поездларында халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру хакындагы килешү, икенчесе – социаль хезмәтләрдән файдаланучы гражданнарга киләсе елда шәһәр яны поездларында хезмәт күрсәтү турындагы килешү.Документлар ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Горький магистрале җитәкчесе Анатолий Лесунның Министрлар Кабинетында узган очрашуы кысаларында имзаланды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте. Очрашуда киләсе елга бурычлар да билгеләнгән.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельяновның чыгышы агымдагы ел йомгакларына багышланган иде. Аннан күренгәнчә, быел Горький тимер юлының Казан бүлегендә шәһәр яны поездларында 11 млн. га якын пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Министр сүзләренә караганда, “Казан-Яшел Үзән”, “Казан-Паратски”, “Казан-Арча”тизьйөрешле электр поездлары хәрәкәтен оештыру 2010 елга куелган мөһим бурычларның берсе булачак. Моннан тыш, киләсе елда “Бишбалта бистәсе”, “Компрессорный” тукталыш платформаларын реконструкцияләргә кирәк булачак.
Очрашуда катнашкан Горький тимер юлының техник сәясәт хезмәте җитәкчесе Сергей Ефремов 2013 елгы Казан Универсиадасына әзерлек кысаларында пассажирларга транспорт хезмәте күрсәтү проектын презентацияләгән. Аннан күренгәнчә, шәһәр яны маршрутларындагы электр поездлары составын яңарту планлаштырыла. Аларны заманча электр поездлары алмаштырачак. Араларында ике катлы поездлар да булачак. Алар 2010-2011 елларда Мәскәү-Казан һәм Мәскәү-Түбән Новгород маршрутларында сынау узарга тиеш. Яңа электр поездлары Казан Универсиадасы символлары белән бизәләчәк.
“Содружество”ААҖ генераль директоры Денис Фадейкин шәһәр яны тимер юл компаниясенең беренче айлардагы эшчәнлегенең кыскача йомгакларын бәян иткән. Билгеле булганча, “Содружество” шәһәр яны тимер юл компаниясенең устав капиталы Татарстан һәм Удмуртиянең хакимият органнары катнашында формалашкан иде. Ул Горький тимер юлының Казан һәм Ижевски бүлекләре территорияләрендә хезмәт күрсәтә. Киләсе елда компания алдындагы төп бурыч – зарарсыз эшләүне тәэмин итү, табышны арттыру һәм нигезле тариф сәясәте уздыру.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2