news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хөкүмәте башлыгы Ирландия илчесе белән очрашты

Анда икътисад, инновацияләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү хакында сүз барды

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанга танышу визиты белән Ирландиянең РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдон килде. Әлеге вазифага күптән түгел генә билгеләнгән илче белән бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда икътисад, инновацияләр, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекне үстерү хакында сүз барды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, илчегә Россия төбәкләре белән кызыксынуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән.




news_right_1
news_right_2
news_bot