news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәте авыл мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү программасын хуплады

ТР Хөкүмәте авыл мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү программасын хуплады

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында 2005-2007 елларга исәпләнгән авыл мәгариф учреждениеләре челтәрен оптимальләштерү буенча республика максатчан программасы хупланды. Республика Президенты һәм Дәүләт Советына документ «оптимальләштерү» терминын «модренизацияләү» термины белән алыштыруны күздә тоткан бердәнбер төзәтмә белән тәкъдим ителәчәк.

Бүген республиканың авыл районнарында 983 аз комплектлы мәктәп эшли. Шуларның 112сендә укучылар саны кырыкка көчкә җитә. Демографик вәзгыятьне исәпкә алып, белгечләр биш елдан соң һәр икенче авыл мәктәбе (ә алар республиканың урта уку йортларының 77 проценты) аз комплектлылар рәтенә күчәчәк дип фаразлый. ТР фән һәм мәгариф министры Рәис Шәйхелисламов сүзләренә караганда, авыл уку йортлары квалификацияле укытучы кадрларына кытлык кичерә, материаль–техник җиһазландыру буенча шәһәр мәктәпләреннән калыша, ә иң мөһиме – үсеп килүче буынның белем сыйфатын тәэмин итми. Шул ук вакытта республика бюджетыннан ел саен аз комплектлы мәктәпләрен тотуга зур күләмдә акчалар китә. Шундый мәктәптә укучыга ел саен 16 мең сум сарыф ителә, ә шәһәрдәге яшьтәшенә җиде мең китә.

Максатчан программаның төп бурычы – авылда мәгариф учреждениеләрен челтәрен структур үзгәртеп төзү юлы белән белем алу мөмкинлеген һәм сыйфатын тәэмин итү. Аз комплектлы мәктәпләрнең бер өлеше башлангыч мәктәп разрядына күчәчәк. Киләсе елның 1 сентябреннән үзгәрешләр 31 урта һәм төп (сигез еллык) мәктәпкә кагылачак. Киләсе өч елда җиде йөздән артык укытучыны эшсез калу көтә. Республиканың фән һәм мәгариф министры ышандырганча, аларның күп өлеше эшкә урнаштырылачак, әмма кайберләренә яңа белгечлекләргә укырга туры киләчәк. Программада авыл укытучыларын яңадан хәзерләү күздә тотыла. Укытучыларга хезмәт хакын түләү фондыннан алынган акчалар балаларны база мәктәпләренә илтү өчен китәчәк.

Р.Миңнеханов министрлык җитәкчелеге игътибарын укучыларны мәктәпләргә исән–имин илтеп җиткерүне оештыру зарурлыгына юнәлтте. Моның өчен республикада автобуслар һәм яхшы юлларга җитәрлек булырга тиеш. ТР Премьер–министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов сүзләренчә, укучыларны йөртү өчен 130 автобус һәм каты өслекле 56 юл кирәк булачак. Өч елда бу проблеманы тулысынча хәл итәргә кирәк, дип йомгаклады Премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100