news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Хөкүмәт йортындагы киңәшмә Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алудан башланды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты белән хушлашу мәрасимендә катнашачак.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы традицион киңәшмә бер минут тынлык белән башланды. Министрлык һәм ведомстволар, муниципаль берәмлек җитәкчеләре кичә авиакатастрофада һәлак булган РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны шул рәвешле искә алды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президенты катнашындагы иртәнге киңәшмә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Бүген Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә депутат белән хушлашу мәрасимендә катнашачак», - диде Галимова.

РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат кичә кич Bell 407 вертолетының Куйбышев сусаклагычы бозына аварияле төшеп утыруы нәтиҗәсендә һәлак булды. Татарстан җитәкчелеге, РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, парламентның түбән палатасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов һ.б. рәсми затлар Айрат Хәйруллинның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot