news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Хөкүмәт Йортында республикада язгы ташуга әзерлек турында сөйләшәчәкләр

Брифинг бүген, 27 мартта, 10.00 сәгатьтә башлана һәм видеоконференция режимында уздырыла.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Бүген, 27 мартта, ТР Хөкүмәт Йортында "Татарстан  Республикасы хезмәтләренең язгы ташу чорына әзерлеге" дигән темага брифинг уздырыла. Әлеге мәгълүмат ТР Хөкүмәте рәсми сайтында чыккан.

Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, брифингта ТР гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко, ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча идарәсенең гидрология бүлеге башлыгы Алексей Соколов һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанның кече көймәләр буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов катнашачак.

Брифинг 10.00 сәгатьтә башлана һәм видеоконференция элемтәсе  режимында уздырыла. ТР Хөкүмәте сайтында турыдан-туры трансляция планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100