news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Гражданнар обороносы эшләре министрлыгы “Булгария”дә 12 кеше үлүен рәсми рәвештә раслый

Рәсми рәвештә теркәлгән үлүчеләр исемлегенә тагын 3 ир-ат һәм 1 бала өстәлде

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белдерүенчә, рәсми рәвештә теркәлгән үләчеләр исемлегенә тагын 3 ир-ат һәм 1 бала өстәлгән, бу минутларда һәлакәттә 12 кеше үлүе билгеле.
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә “112” һәм оператив штабта(843) 227-46-56 кайнар линия телефоннары эшли, алар буенча коткарылган, зыян күргән һәм үлүчеләр хакында мәгълүмат алып була.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100