ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары начарлану белән бәйле хәтәрлек турында кисәтә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 7 октябрь төнендә температура 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе төнлә һава шартлары начарлану белән бәйле хәтәрлек турында кисәтә.
Ведомствода белдерүләренчә, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 7 октябрь төнендә температура 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын тәшкил итә, көндез 1-6 градус җылы була.
Фаразланган һава шартлары буенча, электр һәм элемтә линиясендә һәлакәт булуы, торак пунктларда үткәргечләр өзелүе ихтимал.