news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Гидрометүзәге: Татарстанда бураннар дүшәмбе иртәсенә кадәр тынмаячак

ТР Гидрометүзәге: Татарстанда бураннар дүшәмбе иртәсенә кадәр тынмаячак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда 5 гыйнвар иртәсенә кадәр буран туктамаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртәгә төнлә һәм иртән республика территориясендә, Казанны да кертеп, урыны белән элеккечә бураннар көтелә, күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начараячак.

Көньяк-көнбатыш җиле бераз кимиячәк: аның тизлеге 15-20 м/с ка җитәчәк (Казанда – 15-17 м/с).

Регион юлларында элеккечә бозлавык, шулай ук кар көртләре сакланачак.

Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге республиканы якшәмбе көнне буран һәм көчле җил каплаячак дип сөйләгән иде.

Дәүләт автоинспекциясе татарстанлыларны һава торышы начар булу сәбәпле торак пунктлардан чыкмаска, гомумән шәхси автотранспортта йөрүдән баш тартырга һәм кар чистарту техникасына комачауламаска сорый.

Регион юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен «Буран» оператив планы төзәтелде һәм расланды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына юлларда сак һәм игътибарлы булырга өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot