news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда янгын куркынычы югары булуы сәбәпле, урманнарга керү тыела

Татарстанда янә эссе һава торышы саклану фонында урманнарда янгын чыгу куркынычының югары булуы турында шторм кисәтүе игълан ителде.

10-20 августта республика территориясендә янгын чыгу куркынычы югары булып кала, кайбер районнарда урманнарда янгын чыгу куркынычының гадәттән тыш югары (5 класс) булуы көтелә.

Шул уңайдан Татарстанда быелгы җәйдә икенче тапкыр урманга керү (шул исәптән транспорт белән) чикләнә.ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, чикләүләр 21 көн гамәлдә булачак. Алар Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыкларына кагыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100