news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Газлаштыру фонды төзегән объектлар “Газпром Трансгаз Казан” ҖЧҖ арендага биреләчәк

Бу хакта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган киңәшмәдә сүз барды

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Газлаштыру фонды тарафыннан төзелгән газ, су белән тәэмин итү объектларын файдалану, энергия саклау технологияләрен үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Аерым алганда, анда фонд төзегән газ белән тәэмин итү объектларын “Газпром Трансгаз Казан” җәмгыятенә арендага, ә су белән тәэмин итү объектларын муниципаль милеккә тапшыру мәсьәләсе каралды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Фикер алышулардан соң, республиканың газ белән тәэмин итү объектларына хокукларын теркәүне тизләтергә дигән карарга киленгән. Шулай ук Газлаштыру фонды су белән тәэмин итү объектларын муниципаль милеккә тапшыру өчен кирәкле проект-смета документларын Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына җибәрүгә йөкләмә алган.







news_right_1
news_right_2
news_bot