news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Яңа ел чыршысын кую кагыйдәләрен искә төшерделәр

Өйдә Яңа ел чыршысын куйганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Яңа ел чыршысын ныклы нигезгә куярга кирәк. Ул кешеләр чыга торган юлларны һәм ишекләрне каплап торырга тиеш түгел. Чыршы ботаклары тиз кабынып китә торган материаллардан ясалган стеналардан һәм түшәмнән ким дигәндә бер метр ераклыкта булырга тиеш», – дип искә төшерде ул.

Моннан тыш, чыршыны бизи торган электр гирляндалары заводта ясалган булырга һәм аларның сыйфат сертификаты булуы шарт. Изоляциясе бозылган һәм үткәргечләре ачылган гирляндаларны куллану катгый тыела.

Төзексезлек (чыбыклар җылыну, очкын чыгу) ачыкланган очракта, чыршыны шунда ук уттан өзәргә кирәк. Төзексезлекнең сәбәбе табылып, ул төзәтелгәнче гирлянданы кабызырга ярамый. Шулай ук электр гирляндаларын төнгә кабызган килеш калдырырга да ярамый.

«Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, балигъ булмаган балаларны өйдә караучысыз берүзләрен генә калдырмавыгызны сорыйм», – дип ассызыклады Трущин.

news_right_1
news_right_2
news_bot