Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстан флоты» быел Казансу буйлап экскурсия рейсларын эшләтеп җибәрергә ниятли
«ТР флоты» Казансу буйлап экскурсия рейсларын эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу маршрут өчен судно әзерләнгән, әмма елгада кирәкле инфраструктура юк. Бу хакта журналистларга Казанда навигация ачылышында суднолар компаниясенең генераль директоры Роман Лизалин хәбәр итте.
«Казансу буйлап экскурсияләр оештыру өчен инфраструктура кирәк. Тиздән ул булыр дип өметләнәбез. Без бу эшне башкарабыз. Быел без бу проектны тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәбез. Судно әзерләдек, габаритларны түбәнәйттек, аны кысан, тар урыннарда йөри алырлык иттек. Тиешле инфраструктура булганда, мондый экскурсияләрне даими рәвештә башкарып була», - дип сөйләде спикер.
Лизалин сүзләренчә, әлеге маршрутны оештыру өчен компания Казансуда дебаркадер урнаштырырга тели. «Перспектива бик зур, без Казансу буйлап йөзүнең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын беләбез», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз