news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР “Fiat-Sollers” автозаводы төзелеше проектын гамәлгә ашыру белән кызыксына

Премьер-министр белдергәнчә, Татарстанда бу производствоны эшләтү яңа автомобиль кластеры төзүгәюл ача

(Казан, 2 март, “Татар-инофрм”). Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә ТР “Fiat-Sollers” автомобиле төзелеше һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләр паркын үстерү мәсьәләләре каралды.
Февраль аенда “Sollers” компаниясе белән “Fiat” концерны арасында кайбер модель автомобильләр чыгару буенча Россиядә уртак предприятие төзү турында килешү имзаланган иде. Чарада ТР Премьер-министры Владимир Путин, ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Бүген Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә “Fiat” вәкилләре яңа производствоның җитештерү һәм проект-конструкторлык концепциясен яңгыратты. Яңа производство урнашачак мәйданга берничә таләп куелган. Алар- инфраструктура булу, аның автомобиль һәм тимер юл челтәренә бәйлелеге, автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләргә якынлыгы һ.б.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанда бу производствоны ачу автокомпонент базасын актив үстерергә ярдәм итәчәк, яңа автомобиль кластеры төзүгә юл ачачак. Премьер-министр “Fiat” һәм “Sollers” вәкилләрен Татарстан җитәкчелегенең һәр яклап ярдәм итәчәген ышандырды. Хөкүмәт башлыгы җаваплы затларга яңа заводның республика территориясендә җитештерү мәйданын урнаштыру вариантларын эшләүне йөкләде. Киңәшмә эшендә “Sollers” компаниясе генераль директоры Вадим Швецов, “Sollers-Алабуга” генераль директоры Адель Ширинов, “Fiat” концернының бизнесны үстерү буенча вице-президенты Сильвия Вернетти һ.б. катнашты, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100