news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР фермерлары РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы проектларын гамәлгә ашыруда катнашырга әзер
Проектлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, аларны эшкәртү һәм саклауга кагыла
Скопировать ссылку
(Казан, 1 февраль, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). ТР фермерлары РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы бизнес–проектларын гамәлгә ашыруда катнашырга әзер. Проектлар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, аларны эшкәртү һәм саклауга кагыла. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Шушы көннәрдә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясенә федераль бюджеттан финансланачак өстенлекле бизнес–проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга тәкъдим итте. Фермерлар бу адымга барырга әзер, чөнки федераль программаларда катнашу аларның эшчәнлек өлкәсен киңәйтәчәк.
Беренче юнәлеш дуңгызчылык, кошчылык һәм сөтчелек тармакларына кагыла. Икенче бизнес–проект нигезендә фермерлар алдында ит һәм сөтне беренчел эшкәртү белән шөгыльләнү бурычы тора. Өченче программа ашлыкны беренчел эшкәртү һәм саклау өчен җитештерү куәтләре төзү, реконструкцияләү һәм яңартуны күздә тота.
К.Байтимеров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә кайбер фермерлар тарафыннан бизнес проектлар эшләнгән инде. Федераль финанслауның күләме фермерлар бизнес–проектларда күздә тоткан җитештерүнең фаразланган күләменә турыдан–туры бәйле булачак, дип хәбәр итте ул.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot