news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР федераль канунга ерак пунктларда сәүдәне оештыруга кагылышлы маддә өстәргә тәкъдим итте
“РФ Сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан көйләү нигезләре турында”гы закон проекты икенче укылышка әзерләнә
Скопировать ссылку
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). Экспертлар советының РФ Дәүләт Думасында узган утырышында “РФ Сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан көйләү нигезләре турында”гы закон проекты каралды. Ул икенче укылышка әзерләнә. Думаның сәнәгать буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Драганов рәислегендә узган утырышта шулай ук төбәкләрнең дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, эре сәүдә ассоциацияләре җитәкчеләре, эре предприятиеләр, юридик компанияләрнең Директорлар советлары рәисләре катнашты. Алар арасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек җитәкчесе Валентина Попова да бар иде.
Туклану товарларына, иң элек, социаль әһәмияттәге продукциягә ваклап сатуда куелган өстәмә хак фикер алышуларда үзәк мәсьәлә булган. Сөйләшүләр барышында закон проектына әлеге проблемага кагылышлы өстәмә маддә кертү кирәклеге әйтелгән. Бу фикерне тәкъдим итүчеләр белдерүенчә, беренчел кирәклектәге аерым төр туклану продуктлары бәясенә өстәмә хакны дәүләт тарафыннан көйләү РФ Хөкүмәте тарафыннан күпләп һәм ваклап сатуда чик күләмне билгеләү аша башкарылырга тиеш. Субъектлар исә өстәмә хак күләмен РФ Хөкүмәте раслаган күләм дәрәҗәсеннән чыгып билгели ала.
Федераль канун проекты хакында фикерләшкәндә халыкның сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителешен билгеләү тәртибе турындагы маддә дә зур бәхәсләр тудырган. Соңрак тәэмин ителеш дәрәҗәсе, нормалары, исәпләү методикасын билгеләү тәртибе һәр төбәктә нормаль сәүдә эшчәнлеге өчен кирәк булган минималь күләмгә кагылырга тиеш дигән карарга киленгән.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу канунга ерак торак пунктларда сәүдәне оештыруга кагылышлы өстәмә маддә кертү тәкъдимен әзерләгән булган.Ул күпчелек тарафыннан яклау тапкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2