news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Фәннәр академиясендә Мәрҗани институтының 30 еллыгына багышланган конференция уза

Татарстан Фәннәр академиясендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 30 еллыгына багышланган «Цивилизацияле үсеш һәм халыкара хезмәттәшлек контекстында тарихи фән» халыкара фәнни конференциясе уза.

«Институт үткән юлга карап, аның безнең республика өчен генә түгел, ә бөтен Россия тарих фәненең гуманитар белем флагманы булуы белән горурланасың», – диде ачылышта Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров.

Конференциядә Россиядән һәм чит илләрдән әйдәп баручы галимнәр, Россия Фәннәр академиясе институтлары һәм хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре катнаша. Форум Россия, Үзбәкстан, Казахстан, Төркия һәм Мисырдан 130 дан артык әйдәп баручы тарихчы-галимнәрне, этнологларны һәм көнчыгышны өйрәнүчеләрне җыя (шул исәптән 60тан артык фән докторы, 60тан артык фән кандидаты).

«Утыз ел – ул җитлеккәнлек, җитди нәтиҗәләр ясау һәм яңа максатлар кую хокукы», – диде конференцияне ачу тантанасында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов.

Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot