news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәннәр академиясе Россия Мәгариф академиясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Фәннәр академиясе Россия Мәгариф академиясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Фото: t.me/milliardtatar

Бүген Россия Мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Россия Мәгариф академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе арасындагы хезмәттәшлек турында документны имзалады. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.

Ольга Васильева шулай ук фәнни казанышлар күргәзмәсен карады һәм Татарстанның фәнни-белем бирү бергәлеге вәкилләре белән очрашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Казан педагогика көллияте үзләренең актуаль проектларын тәкъдим итте.

Фото: © t.me/milliardtatar

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бүген яшь мөгаллимнәр әзерләүгә зур көч куела: 651 педагог билингваль һәм полилингваль траектория буенча укытучылар әзерләүнең республика программасы проекты кысаларында белем ала инде.

«Бүген фән белән бәйләнештән, фәннең гамәли юнәлешеннән һәм мәгариф системасыннан башка мәгарифне үстерү турында сөйләп булмый. Бүген без яңа технологияләр, белем бирүнең эчтәлеге, федераль стандартлардагы үзгәрешләр белән бәйле фәннәр, бердәм дәреслекләр һәм кулланмалар булдыру турында фикер алышабыз», - диде ул.

Фото: © t.me/milliardtatar

Министр сүзләренчә, бүгенге көндә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 48, пенсия яшендәге мөгаллимнәр - 22 процент, ә 35 яшькә кадәрге яшь педагоглар 21 процент тәшкил итә. Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә фән һәм мәгарифнең катнашуы гына түгел, ә матди як та мөһим.

news_right_1
news_right_2
news_bot