news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Фәннәр академиясендә ТАССР төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция уза

Конференция ТР Дәүләт Советы, ТР Фәннәр академиясе, академиянең Тарих институты белән берлектә оештырыла

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Иртәгә – 26 майда ТР Фәннәр академиясендә “Татарстан Республикасы: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы уза. Ул ТАССР төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан уздырыла. Конференция ТР Дәүләт Советы, ТР Фәннәр академиясе, академиянең Тарих институты белән берлектә оештырыла.

Академиядән алынган хәбәрләргә караганда, конференция кысаларында СССРда милли һәм дәүләт төзелеше, Татарстан Республикасында фән, мәгариф һәм мәдәният казанышлары, республиканың социаль-икътисади үсеше, хәзерге Россиядә дәүләти-федератив мөнәсәбәтләрнең үсеше кебек проблемалар турында фикер алышу көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot