Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР эшләүче яшьләрнең II Республика телевизион фестивале гала-концерты узачак
Фестивальнең сайлап алу турлары агымдагы елның сентябрь, октябрь айларында үткәрелгән
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 1 нче ноябрьдә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан эшләүче яшьләренең “Наше время – безнең заман” II Республика телевизион фестивале гала-концерты узачак.
Фестивальнең сайлап алу турлары агымдагы елның сентябрь, октябрь айларында республиканың өч зональ округында – Түбән Кама, Әлмәт районнарында, Казанда узган. Көчле командалар Казанда 29 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр “Санта” санаторие базасында узган суперфиналда очрашкан.
Фестивальдә төрле тармак оешмалары һәм учреждениеләреннән, республика предприятиеләреннән 40 команда составында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь професионаллар катнашкан. Фестиваль кысаларында катнашучылар вокал һәм хореографиядә талантларын күрсәткән, жюри әгъзалары белән очрашуларда, заманча сәнгатьнең танылган эшлеклеләре семинарларында һәм мастер-классларда катнашкан.
Финалга юлламаны 17 команда алган: “КАМАЗ”, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ, Шашин исемендәге “Татнефть”, "Туполев" ААҖ филиалы - С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Мамадыш районы башкарма комитеты, Чүпрәле районы администрациясе, Әгерҗе районы мәгариф идарәсе, Әлмәт торба заводы, Кукмара районы Манзарас авылының Әхтәмов исемендәге урта мәктәбе, “Татнефть-Нефтехим” идарәче ширкәте” ҖЧҖ, Яр Чаллының “Форд Соллерс” ҖЧҖ, Казан шәһәре "Сетевая компания" ААҖ, КМПО, Казан электротехника заводы, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Казан вертолет заводы һәм “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе.
Җиңүчеләрнең исемнәре гала-концертта игълан ителәчәк. Лауреат-финалистлар дипломнар, кубоклар, кыйммәтле призлар, акчалата премияләр алачак.
Гран-при иясенә ТР Президентының күчмә Кубогы һәм 100 мең сумга сертификат тапшырылачак. Җиңүче команда исеме белән Зур Җидегән йолдызлыгындагы кече йолдызларның берсе аталачак. Лауреатлар чыгышы гала-концерты “ТНВ” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында трансляцияләнәчәк.
Фестиваль ТР Президенты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальне оештыручылар – ТР Сәнәгать һәм сәүдә, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары. Проект авторы – “Созвездие-Йолдызлык” ТР төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз