news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР энергетика министры Түбән Кама ГЭСнә һәлакәт булган урынга килде
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк
Скопировать ссылку
(Чаллы, 13 май, «Татар-информ», Евгений Сироткин). 12 майда 15 сәгать тирәсендә Түбән Кама ГЭС эшчеләре машина бүлегендә турбина цехында көчле төтен чыгуын күреп ала һәм 15.08 сәгатьтә шартлау була.
Һәлакәт урынына ашыгыч рәвештә ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев килде. Ул журналистларны һәлакәт урынына алып керде һәм шәрехләр бирде. Аның сүзләренчә, Түбән Кама ГЭСндәге хезмәтләр дә, шулай ук һәлакәтне бетерү буенча да хезмәтләр оператив рәвештә эшкә керешкән.
“Кызганычка каршы, 2 кеше үлгән. Барлык зыян күрүчеләргә, шулай ук һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк”, - дип ассызыклады ул.
“Шартлау станциянең үз кирәк-яраклары өчен файдаланыла торган 4 компрессорның берсендә була. Калган 3 компрессор да нормаль режимда эшли, ГЭСнең эш режимында үзгәрешләр юк, станция штат режимында эшләвен дәвам итә. ГЭСнең барлык параметрлары да нормада, тайпылышлар юк, кулланучыларны энергия белән тәэмин итү туктатылмаган”, - дип белдерде Илшат Фәрдиев.
Һәлакәт нәтиҗәсендә цех башлыгы Юрий Харчев шунда ук үлгән, 10 кеше зыя нкүргән, аларның барысына да Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә.
Искә төшереп үтәбез, медицина учреждениесенә беренче зыян күрүчеләр 15:30 сәгатьтә китерелгән.
“Түбән Кама ГЭСның 30 ел эшләү дәверендә мондый хәл булганы юк иде. Махсус оештырылган комиссия әгъзалары мондый һәлакәтләр вакытында бирелә торган срокта материалларны өйрәнәчәк һәм сәбәпләрне белдерәчәк”, - дип белдерде вице-премьер.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеле булганча, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васил Шәйхразиев шәһәр һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк. Дип белдерде.
Искә төшереп үтәбез, Түбән Кама ГЭСндә ике кеше һәлак булган. Аның берсе - Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча 4 отряды 18 янгын частеның 1973 елгы каравыл башлыгы. Эчке хезмәт капитаны Александр Нилов авария нәтиҗәләрен бетерү вакытында алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot