Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР элемтә операторы үзгәргәндә абонент номерын күчерү буенча федераль пилот зонасы булачак
Татарстанда телекоммуникация челтәрләре тулысынча цифрлыга алмаштырылу хәзер кулланучыга инфокоммуникация хезмәтләренең тулы спектрын тәкъдим итү мөмкинлеген бирә
Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Республикада тупланган цифрлы телекоммуникацияләр инфраструктурасын халык өчен кирәкле яңа хезмәтләр белән тулыландыру хәзер төп бурыч. Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында шул хакта сөйләшү узды. Министрлык АКШ ның Telkordia компаниясе белән берлектә “MNP-номерны күчерү” дигән хезмәтне кулланылышка кертү буенча семинар оештырган иде. Аның эшендә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Инфокоммуникацияләр берлеге, “Связьинвест” ААҖ, Төбәк элемтә операторлары ассоциациясе һ.б. вәкилләре катнашты.
Татарстанда телекоммуникация челтәрләре тулысынча цифрлыга алмаштырылу хәзер кулланучыга инфокоммуникация хезмәтләренең тулы спектрын тәкъдим итү мөмкинлеген бирә. Тавышны, мәгълүматларны тапшыру, югары сыйфатлы Интернетка ялгану мөмкинлеге әнә шундыйлардан. Бүгенге көндә Татарстан шәһәр, авыл җирләрендәге АТС ларны, республикадагы барлык телекоммуникация инфраструктурасын тулысынча цифрлыга алмаштырган Россиянең бердәнбер төбәге. Боларның барысы да мөһим социаль-икътисади бурычларны хәл итү мөмкинлеген бирә, ди мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов.
Бүген Татарстанда яшәүчеләр телефон элемтәсе белән тәэмин ителгән, республика халкының яртысы - югары тизлектәге Интернеттан файдаланучылар. Шәһәр белән авыл арасында элемтә һәм Интернетка керү буенча тигезсезлек бетерелде. Инфокоммуникацияләр челтәре 3G һәм 4G технологияләре буенча үстерелә.
Республикада тупланган цифрлы телекоммуникацияләр инфраструктурасын халык өчен кирәкле яңа хезмәтләр белән тулыландыруда беренче адым, бүген билгеләп үтелгәнчә, элемтә операторы үзгәргәндә, абонент номерының күчеше булачак. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы федераль министрлыкка бу хезмәтне кулланылышка кертүнең норматив-хокукый, техник аспектларын эшләү, тәкъдимнәр әзерләү, яңалыкны техник яктан гамәлгә кертү буенча Татарстанны тәҗрибә мәйданы итеп сайлау тәкъдимен керткән иде. Татарстан министрлыгының әлеге инициативасы узган ел ахырында федераль министрлыкның фәнни-техник советы утырышында хупланган иде. Шулай итеп, Татарстан үткәргечле һәм кәрәзле элемтә челтәрләрендә оператор үзгәргәндә абонент номерын күчерү, элемтә челтәрләрен модернизацияләү юлларын тикшерү буенча тәүге федераль пилот зонасы булачак. Хәзергә республика тәҗрибә зонасы булуын рәсми рәвештә раслаучы документ көтә.
Белгечләр аңлатканча, оператор үзгәргәндә, элеккеге номерны яңа операторга күчерү элемтә операторлары арасында көндәшлек артуга да китерәчәк. Шул рәвешле, күрсәтелә торган элемтә хезмәтләре спектры киңәеп, тарифлар да үзгәрәчәк. Бу очракта абонент элеккеге номерын саклаган хәлдә, элемтә операторын сайлау буенча зур мөмкинлек ала. Бу процедура үткәргечле һәм кәрәзле операторлар өчен кыскара барган телефон номерларын да саклап калырга юл ача.
Бу яңа хезмәтне Татарстанда 3 этапта гамәлгә ашырырга уйлыйлар. Башта яңа технология үткәргечле элемтә челтәрендә, соңрак кәрәзле челтәрдә сыналачак. 3 нче этапта ул мобиль һәм үткәргечле челтәрне берләштереп сыналачак. Семинарда билгеләп үтелгәнчә, мондый бердәм номер калдыру элемтә тармагында башка яңа хезмәтләрне кулланырга, салым контроленең, криминал һәм террорчылыкка каршы торуның нәтиҗәлелеген күтәрергә дә ярдәм итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз