news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгында картиналар галереясы ачылды

ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгында картиналар галереясы ачылды

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгында республика тармак җитәкчеләре портретлары куелган картиналар галереясын ачу тантанасы булды.

Галереядә тармакның беренче шәхесләрен чагылдыручы 10 портрет куелган. Биредә ТАССР Элемтә идарәсенең беренче җитәкчесе Николай Казаковтан башлап (1930-1932 еллар) 1993-2005 елларда беренче ТР Элемтә министры булган Ринат Җәләлов бар.

ТР Элемтә министрлыгы музей фонды хезмәткәре Миңлегөл Алонзова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, галереяны төзегәндә нигез булып әлеге тармак ветераннары тарафыннан сакланган иске фотосурәтләр торган. Мәсәлән, 1935-1937 елларда Халык элемтә комитеты республика идарәсен җитәкләгән, ә аннан соң репрессиягә эләккән Григорий Белуга фотосурәтләре 1993 елда гына табылган. Хәзер республика Элемтә идарәсен 1943-1949 елларда җитәкләгән Николай Тарасов фотосурәтләрен эзләү дәвам итә. Аның портреты өчен кыса әзерләнгән инде. Галерея ачылу 1930 елның 17 октябрендә төзелгән Татарстан элемтә идарәсенә 75 ел тулуга багышланган.

Галереянең авторы – Россия, Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы, Казан сәнгать училищесы укытучысы Александр Новиков барлык эш ике ай дәвам итте, дип белдерде.

Портретлар галереясен ачу тантанасында ТР Премьер-министры киңәшчесе Ринат Җәләлов, 1979-1939 елларда элемтә тармаган җитәкләгән Казан дәүләт финанс икътисад институты профессоры Илгиз Рахманкулов, тармакның элеккеге җитәкчеләре туганнары һәм хезмәттәшләре катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot