news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ТР электрон Хөкүмәте” проекты Британия институты премиясе белән билгеләп үтелде

Лондонда узучы Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында “ТР электрон Хөкүмәте”н гамәлгә кертүдә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсе премия белән билгеләп үтелде

(Казан, 9 октябрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Лондонда узучы Бөтендөнья алдынгы технологияләр форумында “ТР электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын гамәлгә кертүдә Татарстанның уңышлы тәҗрибәсе премия белән билгеләп үтелде.
Британия технология һәм электрон коммерция институтының “Электрон Хөкүмәт ярдәмендә уңышлы идарә итү” премиясен ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнехановка лорд Әхмәт Роттерхамский тапшырды. Бу хакта бүген журналистларга биргән интервьюсында ТР Хөкүмәте башлыгының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте. Моннан тыш, 2000 елда физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов Британия институтының “Технологияләр өлкәсендә лидер” премиясенә лаек булды.
Искәндәр Мөфлихановның сүзләренә караганда, технология һәм электрон коммерция буенча Британия премияләре төрле номинацияләр буенча 7 октябрьдә тапшырылган. Тантана Фән музеенда узган.
Премьер–министр ярдәмчесе әйтүенчә, премияне тапшырган Әхмәт Роттерхамский болай дип белдергән: “Татарстан электрон Хөкүмәте” системасы күп яктан Бөекбританиядәге шундый проектны узып китә”. Үз чиратында, форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов чит ил коллегаларына Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдим иткән.
“Премия, беренче чиратта – ул танылу, – дип саный Искәндәр Мөфлиханов. – Британия технология һәм электрон коммерция институты галимнәре “Электрон Хөкүмәт” өлкәсендә Сингапур белән тыгыз хезмәттәшлек итә, алар БДБ, Азия илләре дәүләт органнарының эш системасы турында барысын да белә диярлек. Шулай булгач, аларга чагыштырырлык әйбер бар”.
Искәндәр Мөфлихановның сүзләренә караганда, Татарстан – Россиядә “Электрон Хөкүмәт” проектын гамәлгә кертү өлкәсендә беренче карлыгач. “Безнең системаның күп кенә параметрлар буенча тиңдәше юк диярлек. Россиядә әлегә бары тик өч платформа гына үсеш кичерә, шуларның берсе – Татарстанда”, – дип ассызыклады ул.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100