news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Экология министры геологларга: Сез - җир байлыкларына беренче булып юл яручылар

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков геологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

ТР Экология министры геологларга: Сез - җир байлыкларына беренче булып юл яручылар
Султан Исхаков

(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Сез - җир байлыкларына беренче булып юл яручылар, диде Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков геологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап. Бу хакта ведомоствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Геологлар көне 1966 елның 31 мартында СССР Югары Советы карары нигезендә гамәлгә куелган.  Бу һөнәри бәйрәм апрельнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры, геологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен юллый, диелә хәбәрдә.

“Сез - җир байлыкларын ачучы, аларга беренче булып юл яручылар. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә икътисадның нигезе булган сәнәгатьнең күп кенә тармаклары эшенә фундамент салынды. Геологлар ачкан табигать байлыкларыннан файдалану Татарстанның алга таба күтәрелеше өчен мөмкинлек бирә, аның социаль-икътисади үсешен арттырырга булыша.

Бүген заманча геология – ул инновацияле технологияләр, спутниклы навигация системалары һәм башка иң камил җайланмалар белән эшләү өлкәсе ул. Әмма тирәнтен теоретик белемнәр һәм профессиональ әзерлек белән берлектә генә Татарстанның җир асты байлыкларын алга таба продуктив өйрәнергә мөмкин.

Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, иминлек, хезмәт уңышлары һәм яңа ачышлар телим! Бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм ниятләгән эшләрне тормышка ашыра алу сәләте иң катлаулы бурычларны хәл итәргә булышсын,” -  диелгән Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков котлавында.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100