news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Экология министрлыгы "Мәктәп экологик патруле" конкурсында катнашырга чакыра

Чираттагы - V Экология бәйгесе иртәгә, 1 сентябрьдә башланып китә.

ТР Экология министрлыгы "Мәктәп экологик патруле" конкурсында катнашырга чакыра
eco.tatarstan.ru

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). Татарстан Экология министрлыгы яшь табигать сакчыларын мәктәп укучылары өчен оештырылган экология конкурсында катнашырга чакыра. Министрлыкның матбугат хезмәте чираттагы - бишенче бәйгенең иртәгә, 1 сентябрьдә башлануын хәбәр итә.

"Мәктәп экопатруле" ("Школьный экопатруль") IV республика конкурсы бүген, 31 августта төгәлләнә.  Оештыручылар билгеләп узганча, укучылар табигатьне саклау эшчәнлеге белән елдан-ел күбрәк  кызыксына башлаган. Шулай итеп, аннан алдагы елга караганда, 2017-2018 елгы IV республика конкурсына 513 мөрәҗәгатькә күбрәк кабул ителгән булган.

Конкурсның асылы - кәрәзле телефоны булган һәр укучы укудан буш вакытта чүплекләрне фотога төшерүдән һәм Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы колл-үзәге аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрүдән гыйбарәт. Табигатьне саклау органнары тарафыннан һәр чүплек буенча күзәтчелек чаралары күрелә, укучыга балл билгеләнә һәм чүплек бетерелү турында фото белән хәбәр җибәреләчәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны Татарстан Экология министрлыгының рәсми сайтында алып була.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100