news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы программаны расладылар

Программаның максаты - коррупциян ачыклау һәм сәбәпләрен бетерү, аңа каршы шартлар булдыру һәм җәмгыятьтә аңа карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы программа эшләнгән, ул агымдагы елның 5 ноябрендә имзаланган боерык белән расланган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Программа РФ Президентының "2014-2015 елларга коррупциягә каршы көрәшнең илкүләм планы турында"гы указы, Татарстан Республикасының "ТРда коррупциягә каршы көрәш турында"гы законы, ТР Министрлар Кабинетының "2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру" дәүләт программасын раслау турында"гы карарын үтәү өчен эшләнгән.

Программаның максаты - коррупцияне ачыклау һәм сәбәпләрен бетерү, аңа каршы шартлар булдыру һәм җәмгыятьтә аңа карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Программаның тулырак тексты белән министрлык сайтында танышырга була.                        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100