news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы барлык табигатьне саклау һәм хокук саклау органнары өчен бердәм мәгълүмат базасын гамәлгә куя

Мәгълүматлар базасы ЭЭМ ның “Легенда” программа комплексы аналогы булачак

  (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында барлык табигатьне саклау һәм хокук саклау органнары өчен бердәм мәгълүмат базасы гамәлгә куела. Бу хакта ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында узган брифингта ведомство башлыгы урынбасары Рамил Низамов белдерде.
“Бүген министрлык ТР Хисап палатасы белән ныклы элемтәдә тора, тикшерүләр вакытында Росреестр, әлбәттә, Россельхознадзор, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгыннан күпсанлы материаллар алабыз. Әмма барлык күзәтчелек органнарының файдалы казылмалар табышы урыннары турында бердәм мәгълүмат базасы булмау эшне тоткарлый”, - дип билгеләп үтте Низамов.
Түрә сүзләренә караганда, бу база республикада законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгарылу турындагы мәгълүматны җыеп туплау мөмкинлеге бирәчәк. Мәгълүматлар базасы “Легенда” программа комплексы аналогы булачак, ул бүген ЭЭМ да актив кулланыла.
Шулай ук министрлык республика территориясендә законсыз рәвештә карьерлар ясау очракларын ачыклау өчен ММЧ вәкилләре катнашында рейдлар үткәрергә планлаштыра.
Моннан тыш, законсыз карьерларны оператив ачыклау өчен электрон чаралар кулланылачак – электрон почта һәм мобиль корылмалар аша гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү. Шулай итеп, гражданнар законсыз рәвештә ачылган карьерлар турында 267-68-67 кайнар линиясе һәм eco.signal@tatar.ru электрон почта аша хәбәр итә ала.
“Бары тик халык белән табигатьне саклау һәм хокук саклау органнарының бергәләп эшләве генә Татарстанның муниципаль районнарында һәм шәһәр округлары территорияләрендә законсыз карьерлар эшләвен оператив ачыклау мөмкинлеге бирәчәк”, - дип тәмамлады чыгышын табигатьне саклау буена ТР Баш дәүләт инспекторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot