Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы экспертлары нефть продуктларын ягулык парларын җыеп түгү системасы эше белән танышты
Ике ягулык салу станциясе каралды
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Әйләнә-тирәне саклау идарәсе хезмәткәрләре, Казанда һәм Лаеш районында “Форт-Римэкс” компаниясе ҖЧҖ нең ике ягулык салу станциясендә урнаштырылган нефть продуктларын ягулык парларын җыеп түгү системасы эше белән таныштылар. Бу хакта тармак министрлыгы хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, 2015 ел ахырына кадәр мотор ягулыгы парларын җыю системасын Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә 260 ка якын ягулык салу станциясендә урнаштыру планлаштырыла. Ә 2020 ел ахырына кадәр бу системалар белән республиканың калган шәһәрләрендә һәм торак пунктларында урнашкан ягулык станцияләре җиһазландырылачак.
Ягулык салу станцияләрен бу система белән җиһазлау атмосфера һавасына пычратучы матдәләр чыгаруны киметү һәм, гомумән, республикада экологик вәзгыятьне яхшырту мөмкинлеге бирәчәк. Бигрәк тә республиканың эре шәһәрләрендә бу мәсьәләне хәл итү актуаль.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз