news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Финляндия делегациясен кабул итте

Очрашу каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсендә консультацияләргә багышланды

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов Лапландия губернаторы Ханелли Покка ханым җитәкчелегендәге Финляндия делегациясен кабул итте.

Очрашу каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсендә консультацияләргә, әйләнә-тирә мохитне саклауда техник һәм технологик тәэмин ителешкә багышлап оештырылган иде. Анда, шулай ук, Татарстанда чүплекләргә һәм полигоннарга коммуналь-көнкүреш калдыкларын бушатканда биогаз технологияләрен куллану турында да сүз булды, диелә әлеге министрлыктан алынган мәгълүматта.

news_right_1
news_right_2
news_bot