Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында кадрлар үзгәреше булган
Биредә сүз министр урынбасары алышыну турында бара
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР экология һәм табигать ресурслары министрының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча урынбасары итеп Андрей Эдуардович Калайда билгеләнде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Андрей Эдуардович Калайда 1958 елның 21 апреленда туган.
1980 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Дәүләт күл һәм елга балыгы хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының татар бүлегендә кече фәнни хезмәткәр буларак башлаган һәм анда 1984 елга кадәр эшләгән. 1995 елга кадәр - ТАССР Министрлар Советының Эшләр белән идарәсе халыкның сәүдә һәм түләүле хезмәт күрсәтү бүлегендә башта референт, аннары әйдәп баручы референт булган.
Андрей Калайданың эшчәнлеге алга таба тулысынча әйләнә-тирә мохит, экология һәм табигать ресурслары өлкәсенә бәйле. 1995-2004 елларда – ТР Әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы (2001 елда ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы дип үзгәртелә) Әйләнә-тирә мохит һәм экологик куркынычсызлык департаментының үсемлекләр, хайваннар дөньясы һәм тыюлык эше секторы башлыгы, 2004-2008 елларда - ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау департаменты җитәкчесе һәм 2008 елдан бирле әлеге министрлыкның мәгълүмати-аналитик эшчәнлек идарәсе башлыгы булып эшләгән.
Шул рәвешле, Татарстанның атказанган экологы Андрей Эдуардович Калайдага быелдан министр урынбасары вазифалары йөкләнелә.
Моңа кадәр ТР экология һәм табигать ресурслары министрының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча урынбасары булып эшлгән Анатолий Иванович Щеповских лаеклы ялга чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз