Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы утырышына 3 мәсьәлә чыгарылды
Министрлыкның быелгы эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТРда экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия белән берлектә үткәрелгән коллегия утырышы каралышына 3 мәсьәлә чыгарылган иде.
Аерым алганда, анда ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Ринат Абдуллин, министр урынбасары Анатолий Щеповских тарафыннан министрлыкның һәм ведомствоара комиссиянең 2009 елда башкарган эшләренә нәтиҗә чыгарылды һәм киләсе елга эш планы проектлары раслауга тәкъдим ителде; министрлыкның мәгълүмати-аналитик эшчәнлеге идарәсе башлыгы Андрей Калайда исә “2009 елда Татарстан Республикасының табигать ресурслары торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы Дәүләт доклады структурасын раслау мәсьәләсе белән чыкты.
Җыеп кына әйткәндә, Р.Абдуллин сүзләренчә, быел министрлык коллегиясенең 5 һәм ведомствоара комиссиянең 10 утырышы булган, шул исәптән 1се ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты белән берлектә Актаныш районында, тагын халыкара конференцияләр уздырылган. 2009 һәм пландагы киләчәк 2 елга республика бюджеты турындагы законга үзгәрешләр кертү буенча 15 күрсәтмә һәм ТР Министрлар Кабинеты карары проектлары әзерләнгән. Дәүләт экологик контроле мәсьәләсендә бу елга билгеләнгән план тулысынча үтәлгән: 288 предприятиенең эшчәнлеге экологик “күзлек”тән үткәрелгән. Министрлыкның эше исә быел канәгатьләнерлек дип бәяләнде.
Киләсе елга коллегиянең 7 утырышы, министрлык Фәнни-техник советының 12 утырышы, 12 профиль комиссияләре һәм эшче төркемнәр утырышларын уздыру һәм ТР законы проекты, ТР Министрлар Кабинетының 6 карары проектын әзерләп тапшыру, дәүләт экологик һәм экоаналитик контролен тормышка ашыру кысаларында хуҗалык итә һәм башка эшчәнлек алып бара торган 608 предприятиедә контроль тикшерү ясау планга кертелгән.
Министр Әгъләм Садретдинов рәислегендә барган утырышта шулай ук ресрублика прокуратурасы, әлеге министрлыкның структур подразделениеләре җитәкчеләре, региональ әһәмияттәге дәүләт заказниклары директорлары да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз