news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР ЭЭМның кадрлар хезмәтенең иң яхшы 32 хезмәткәре бүләкләнде

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында кадрлар хезмәте оешуына 91 ел тулу уңаеннан тантана булды

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Россия ЭЭМ системасында кадрлар хезмәте оешуына 91 ел тулу уңаеннан тантана булды.
Министрлыкның үзәк аппараты һәм эчке эшләр министрлыгы кадрлар хезмәтенең иң яхшы 32 хезмәткәре “ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында фидакарь хезмәте өчен”, “Намуска тугрылык” күкрәк билгеләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Кадрлар хезмәтендә эшләүчеләрне җитәкчелек исеменнән ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, милиция полковнигы Олег Степущенко котлады. Бүләкләрне Шәхси состав белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары, милиция полковнигы Ренат Галиуллин тапшырды.


news_right_1
news_right_2
news_bot