news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы тоткарланган

Роман Пахомов Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан ришвәтчелектә арадашлык итүдә шикләнелеп тоткарланган.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы тоткарланган һәм эшеннән җибәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ирина Нижельская хәбәр итте.

«Татар информ» агентлыгына мәгълүм булганча, Роман Пахомов Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан ришвәтчелектә арадашлык итүдә шикләнелеп тоткарланган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгының тоткарлануы хакындагы хәбәрне расладылар.

Ирина Нижельская әлеге уңайдан тикшерү үткәрелүен әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot