news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре “Һөнәре буенча иң яхшысы” бәйгесендә 2нче урынны алды

Конкурста Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт Эчке эшләр идарәсе, Эчке эшләр идарәсенең сорау алу бүлекчәләре хезмәткәрләре арасыннан 103 дәгъвачы катнашты

(Казан, 19 октябрь, “Татар–информ”). Кичә Тәтеш Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, милиция капитаны Светлана Шлячкова сорау алу бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшысы” исеменә үткәрелгән Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында көмеш медаль белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Конкурс 12–16 октябрь көннәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты базасында (Мәскәү өлкәсе, Домодедово) узды. Конкурста Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр министрлыгы, дәүләт Эчке эшләр идарәсе, Эчке эшләр идарәсенең сорау алу бүлекчәләре хезмәткәрләре арасыннан 103 дәгъвачы катнашты.
Конкурс махсус, техник–криминалистик, медицина һәм физик әзерлек номинацияләре буенча үткәрелде.
Светлана техник–криминалистик һәм медицина әзерлеге номинацияләрендә иң яхшысы булды, физик күнегүләрдә өченче нәтиҗә күрсәтте һәм гомуми зачетта икенче урынны яулады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100