news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Эчке эшләр министрлыгы белән Иҗтимагый палата хезмәттәшлек өлкәсендә Килешү төзеде

ТР Эчке эшләр министрлыгы белән Иҗтимагый палата хезмәттәшлек өлкәсендә Килешү төзеде

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы белән Иҗтимагый палатасы арасында төзелгән Килешүгә кул куелды. Әлеге тарихи документны ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин имзалары белән беркетте.

Килешүнең нигезендә кеше хокукларын һәм иреген яклау юнәлешендә эшчәнлекне камилләштерү, Эчке эшләр министрлыгының һәм Иҗтимагый палатаның эшче төркемен булдыру, җинаятьчелеккә каршы көрәшне һәм хокук бозу очракларын кисәтүне камилләштерү ята. Моннан тыш, әлеге документ буенча милициянең халык белән элемтәсен ныгыту, аның нигезендә шулай ук ике оешманың җәмәгать тәртибе һәм законлылыкны саклау буенча гражданнарны кабул итүе дә каралган.

Килешүне тормышка ашыруда ике оешманың уртак комиссиясен һәм эшче төркемнәрен булдыру; җәмәгать куркынычсызлыгы һәм эчке эшләр органнары эшчәнлегенә бәя бирү мәсьәләләре буенча социаль тикшеренүләр уздыру; Иҗтимагый Палата һәм Эчке эшләр министрлыгы органнары вәкилләренең эшлекле очрашуларын оештыру; ведомство норматив-хокукый актларын бергә тикшерү кебек уртак эшләр каралган.

“Элегрәк Эке эшләр министрлыгы ябык структураларның берсе иде, бүген ул ачык ведомстволарның берсе буларак мәгълүм, - дип башлап җибәрде сүзне ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров. —Бүген хокук саклау органнарына халыкның ышанычы артты һәм җәмәгать тарафыннан оешма эшчәнлегенә бирелгән объектив бәя безнең өчен кызыклы”, - дип белдерде ул. Һәм Иҗтмагый палатаның республикада иң яшь структураларның берсе икәнлегенә, аның нәкъ менә беренче булып Эчке эшләр министрлыгы белән килешү төзүен дә асызыклап үтте.

“Уртак эшләрне тормышка ашыруны максат итеп куйган әлеге Килешүнең нәтиҗәләре дә уңышлы булсын иде”, - дигән телкәтә калды ТР Эчке эшләр министры.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин килешүне тормышка ашыру юнәлешендә алга куелган ике мөһим мәсьәләгә тукталып үтте. “Безнең өчен мөһим булган беренче мәсьәлә — Эчке эшләр министрылыгы эшчәнлеге турында объектив бәя алу һәм без бу юнәлештә тикшеренүләр алып бару.

Икенчедән, безнең уебызча, социаль җәмгыять — ул социаль дөреслек һәм гражданлык җаваплылыгы җәмгыяте. Килешү пунктларын төзегәндә без әнә шуларны, күздә тотып эш иттек”,- дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot