news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР ДС Рәисе “Зенит-Казан” командасын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады

Республика парламенты спикеры волейболчыларга һәм клуб коллективына уңышлар теләде

 (Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин “Зенит-Казан” командасын 2014 елгы Россия Кубогында җиңүләре белән котлады. Бу сезонда 15 еллык юбилейларын билгеләп узучы Казан клубы өчен 15 нче титул.
“Мавыктыргыч финал уены спорт осталыгы, җиңүгә омтылыш белән зур казанышларга ирешү мөмкинлеген исбатлады”, - диелгән “Зенит-Казан” волейбол клубы президенты, «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директоры Р.А.Кантюков, “Зенит-Казан” волейбол клубының баш тренеры В.Р.Алекно адресына юнәлдерелгән телеграммада.
Республика парламенты спикеры волейболчыларга һәм клуб коллективына уңышлар , шулай ук югары казанышларга ирешүләрен теләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot