Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Диния нәзарәтенең кадрлар резервын төзү максатыннан, Россия ислам институты шәкертләре белән очрашу булды
Аралашу сорау-җавап форматында оештырылды
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бүген, Диния нәзарәтенең кадрлар резервын төзү максатыннан, Россия ислам институты шәкертләре белән очрашты. Чарада шулай ук РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм нәзарәтнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин катнашты.
Очрашуда сөйләшүне РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин башлап, нәзарәт каршында торган кайбер проблемалы мәсьәләләрне атады. “Бүген республикадагы 50гә якын мәчеттә имам юк һәм шуңа аларда бернинди дини эшчәнлек алып барылмый. Тагы бер проблема – күп кенә имамнарыбызның дини белеме булмау, нәкъ менә шул мәсьәләләрне без бергә чишергә тиеш”, - дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.
Сөйләшүдә катнашучы яшьләр әлеге күренешне бу өлкәнең перспективасыз һәм финанс яктан тотрыксыз булуы белә аңлатты.
“Диния нәзарәте һәр имамга хезмәт хакы бирсә, мәчетнең барлык кирәк-яраклары һәм уку-укыту курслары өчен түләсә, бик әйбәт булыр иде. Ни үкенеч, бүген бездә андый мөмкинлекләр юк. Инкыйлабка кадәр имамнарыбызның дини эшәчәнлеген искә төшерик. Аларның янәшәсендә һәрвакыт ярдәм итеп торучы иганәчеләр булган. Мәхәллә дә мәчет эшәчәнлегендә һәрьяклап катнашкан. Бүген дә имамнарыбыз арасында әлеге мисалны үрнәк итеп алучылар бар”, - диде бу мәсьәләдә Рөстәм хәзрәт шәкертләргә.
Аралашу сорау-җавап форматында барды, диелә ТРМДН матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз